Агымдагы елның 1 июленнән инвалидлар өчен бушлай машина кую турында мәгълүмат бөтен ил территориясендә эшли

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Әлки районында Россия пенсия фонды инвалид яки инвалид бала йөртә торган автомобиль өчен бушлай парковкага рөхсәт рәсмиләштерү хәзер онлайн мөмкин, дип хәбәр итә. Әлеге рөхсәт алуга гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта бирергә мөмкин. Автомобильнең номерын, маркасын һәм моделен күрсәтергә кирәк. Шул ук вакытта бушлай парковка хокукын раслау таләп ителми, кирәкле мәгълүматлар федераль инвалидлар реестры базасында урнашкан.

Шулай ук гаризаны инвалидның ФРИ сайтындагы “Шәхси кабинет”ында яки турыдан-туры КФҮтә бирергә мөмкин. 2020 елның 1 июленнән үз көченә кергән төзәтмәләр нигезендә, гаризаны инвалид яки инвалид баланы йөртүче бер транспорт чарасы өчен генә тапшырырга мөмкин.

Кирәк булганда, гражданин яңа гариза рәсмиләштереп, транспорт турындагы мәгълүматларны үзгәртә ала – ФРИда урнаштырылган белешмәләрнең соңгылары актуаль булып санала. 15 минуттан реестрда кертелгән яңа мәгълүматлар барлыкка киләчәк.

Бу хәтта инвалид шәһәр буенча йөргән такси номерын да реестрга кертү мөмкинлеге бирә. Шул ук вакытта инвалидлар өчен билгеләнгән урыннарда тукталган өчен автомобильгә штраф салынмаячак. “Инвалид” тамгасын 2020 елның 1 июленә кадәр рәсмиләштергән гражданнар өчен реестрга мәгълүматлар кертү срогы 2020 ел ахырына кадәр озайтылды, бу вакытка кадәр алар, булган билгедән файдаланып, түләүсез парковка хокукыннан файдалана алалар.

2021 елның 1 гыйнварыннан түләүсез парковка хокукына ия булу-булмауны тикшерү ФРИ мәгълүматлары нигезендә генә башкарылачак.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 мартыннан 1 октябренә кадәр инвалидлыкны билгеләү тәртибе гамәлдә, аның нигезендә бөтен процедура бары тик медицина учреждениеләре документлары нигезендә, инвалид медик-социаль экспертиза бюросына бармыйча гына башкарыла. Инвалидлыкны озайту шулай ук читтән торып башкарыла.

Интернет-ресурсы www.pfrf.ru  , sprrt.ru

         www.facebook.com/pfrrt,

         www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

     www.ok.ru/group/58408636907571

Әлки районында Пенсия фонды:

Базарлы Матак авылы, Ленин ур., 4

Элемтә өчен телефоннар: 2-17-05, 2-17-07, 2-00-48

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International