Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында Россия пенсия фонды ай саен яки бер мәртәбә түләнә торган түләүләрне алу өчен мөрәҗәгать итмәгән гаиләләрнең, аларны бирү өчен гариза бирергә өлгерү өчен, ике атнадан да кимрәк вакыты булуын искә төшерә. Агымдагы елның 1 октябреннән түләүләр өчен гариза кабул ителмәячәк.
3 яшькә кадәрге балаларга һәм 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга түләүгә гариза бирмәгән гаиләләр 2020 елның 30 сентябренә кадәр гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Бер тапкыр бирелә торган түләү турында гариза Дәүләт хезмәтләре порталы аша йә шәхсән МФЦга яки ПФР Идарәсенең Клиент хезмәтенә тапшырылырга мөмкин.
Гаризада, мөрәҗәгать итүче һәм түләү бирелә торган баланың мәгълүматларыннан тыш, кредит оешмасының реквизитларын һәм исәпләү башкарылачак мөрәҗәгать итүченең исәп номерын күрсәтергә кирәк. Түләү башка зат исәбенә башкарыла алмый. Бернинди өстәмә документлар тапшырырга кирәкми.
Баланың опекунына яисә попечителенә карата бер тапкыр түләнә торган түләүләр бирү турында гариза - 3 яшькә кадәр балаларга һәм 3 яшьтән 16 яшькә кадәр балаларга айлык түләүләр бирү турында гариза турыдан-туры МФЦга яисә ПФР Идарәсенең клиент хезмәтенә бирелә. Гариза белән бер үк вакытта шәхесне һәм опекунның вәкаләтләрен раслый торган документлар да бирелә.