Пенсия «Мир» милли түләү системасына күчерелә

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Әлки Пенсия фонды 2020 елның 1 октябреннән пенсияләр һәм башка социаль түләүләр “Мир” түләү системасы карталарына күчерелүе турында хәбәр итә.

Федераль закон белән расланган “Мир” яңа түләү системасына күчү 2017 елда башланды.

Пенсияләрен банк карталары белән алучы пенсионерларга 1 октябрьгә кадәр “иске” карталарын “яңа” “МИР” картасына алмаштырырга кирәк. Моның өчен кредит учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә һәм яңа карта ясатырга гариза язарга кирәк.

Пенсияләрне “МИР” түләү системасы картасы белән алуга күчү пенсионерлар үзләре ияләшкән пенсия алу көнен үзгәртми. Пенсия күчерә торган торган банклар “МИР” картасын түләүсез ясыйлар һәм картага бушлай хезмәт күрсәтәләр.

“МИР”картасын алмаштырганда пенсия күчерә торган исәп счеты үзгәргән очракта пенсионерга дәүләт хезмәтләре яисә Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша исәп-хисап счетының үзгәрүе турында гариза юлларга яисә 2020 елның 1 октябренә кадәр яшәү урыны буенча Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Мөһим! Пенсияләрен почта, китереп тапшыру хезмәте аша алучы яисә банк счетына (сберкнижкага) күчертүче гражданнарга “МИР” картасын алырга кирәкми.

Интернет-ресурсы www.pfrf.ru  , sprrt.ru

         www.facebook.com/pfrrt,

         www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

     www.ok.ru/group/58408636907571

Әлки районында Пенсия фонды:

Базарлы Матак авылы, Ленин ур., 4

Элемтә өчен телефоннар: 2-17-05, 2-17-07, 2-00-48

Алдан язылу: 2-17-04

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International