Әлки районында 3 октябрьдә кросс узачак

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

3 октябрьдә район үзәгендә “Спорт экстримизмга каршы” дигән девиз астында авыл яшьләре арасында кросс оештырыла.

Йөгерешчеләр өч километр дистанциядә узышачак. Кросста катнашырга теләүчеләрнең шимбә көнне 10.30 сәгатьтә район үзәгендәге мәңгелек ут янына килүләре сорала. Ярышларга сәгать 11дә старт бирелә.

Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International