Базарлы Матактан Рамил һәм Рәисә Яруллиннар гаиләсе утын әрдәнәсен бизәүгә үзенчәлекле якын килү белән аерылып торды.
- Быел утын бик күп әзерләдек, шуңа күрә аларны ишегалдына урнаштырырга урын юк иде. Урамда калдырырга булдык, әмма аларны «стог» итеп куярга булдык", – ди тырыш хуҗабикә.
Күршеләр дә узгынчылар да өй янынан узып киткәндә, утын әрдәнәсен кызыксынып карыйлар, ә анда ромашкалар, көнбагышлар «чәчәк ата», күбәләкләр ял итә. Ә шушы көннәрдә коллекцияне көзге яфраклар бизәде.
Яруллиннар гаиләсе үз композициясе белән Шәйдуллин урамының халкына гына түгел, ә тирә якка яхшы кәеф тудыра.