Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары, хөрмәтле пенсионерлар! Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйм! Безнең барыбыз өчен дә бу үзенчәлекле бәйрәм. Анда җылылык һәм ихласлылык, хөрмәт һәм мәхәббәт. Бу бәйрәм-буыннар бердәмлеге һәм дәвамчанлыгы, чорларның өзелмәс бәйләнеше символы.
Хөрмәтле ветераннар! Сез гомерегезне районыбыз өчен армый-талмый хезмәт итүгә багышладыгыз. Сезнең тормыш - фидакарьлек, батырлык һәм әдәплелек үрнәге ул. Сез әхлакый кыйммәтләр һәм традицияләрне саклаучылар булдыгыз һәм шулай булып калачаксыз да. Сез яшьләр белән белем һәм бәяләп бетергесез тәҗрибә уртаклашасыз, үз үрнәгегез белән яшь әлкилеләрдә рух көче, хезмәт сөючәнлек, патриотизм тәрбиялисез. Без сезгә зирәклегегез, игелеклегегез һәм сабырлыгыгыз өчен бик рәхмәтле. Сугыш елларында авырлыклар кичергән, Ватаныбызның бәйсезлеген саклап калган, илне торгызган өлкән буын ветераннарына аеруча рәхмәт. Без сезнең алда түләп бетергесез бурычлы һәм көндәлек мәшәкатьләрдә беркайчан да үзегезне генә калдырмабыз.
Бу бәйрәм көнендә бәяләп бетергесез хезмәтегез, рухи көчегез, районыбызга ихлас мәхәббәтегез өчен рәхмәт һәм чиксез хөрмәт сүзләрен кабул итегез. Нык сәламәтлек, иминлек, бәхет телим. Сезнең янәшәгездә һәрвакыт яратучы, кайгыртучан балалар һәм оныклар булсын. Озын гомер сезгә. Бәйрәм белән!