Ташбилге авылында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды

2020 елның 2 октябре, җомга

Ташбилге авылында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Әлеге чарада Әлки муниципаль районы Башлыгы Александр Никошин катнашты. Өлкәннәр белән очрашу күптән түгел ачылган мәдәният йортында узды. Матур итеп бизәлгән яңа клуб өлкән буын вәкилләрендә соклану уятты, алар концерт башланганчы ук зур залга югары бәя бирделәр, зәвык белән сайланган пәрдәләр, яктылыкны мул үткәрүче зур тәрәзәләр. Сәхнәгә күтәрелгән район Мәдәният йорты артистларын алкышлап каршы алдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International