Әлки районында кыргый хайваннар өчен ашлык, печән, тоз әзерләнгән

2020 елның 3 октябре, шимбә

Кышны кыргый җәнлекләргә кичерү өчен кеше ярдәме кирәк.

Шуны истә тотып, районда ел саен “урман ашханәләре” өчен азык әзерлиләр. Бу эшне егерьлар, аучылар һәм җәмәгать инспекторлары башкара. Район урманнарында пошилар, кыр кәҗәләре, куян, кабан дуңгызлары, төлкеләр, кыргый кошлар бар. Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының биологик ресурслар буенча районара бүлеге җитәкчесе Андрей Ерусланов хәбәр иткәнчә, урман хайваннары өчен быел 20 тонна ашлык калдыклары, 10 тоннага якын печән, 2 тонна тоз әзерләнгән. Кышын егерьлар аларны махсус җимлекләргә салалар. Кыргый җәнлекләр "урман ашханәләренең" кайда урнашуын беләләр, даими рәвештә шунда килеп сыйланалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International