Әлки районы башлыгы Александр Никошин укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

"Хөрмәтле укытучылар! Педагогик хезмәт ветераннары!"

Укытучылар көне - илебездә иң якты һәм изге бәйрәмнәрнең берсе. Ул үз тормышын яшь буынны тәрбияләүгә һәм укытуга багышлаган кешеләр хөрмәтенә гамәлгә куелган. Безнең һәрберебезнең үз таланты һәм үрнәге белән авырлыкларны җиңәргә һәм үз көчебезгә ничек ышанырга икәнлеген күрсәткән укытучыбыз бар.

Бүген нәкъ менә педагогка, аның һөнәри һәм кешелеклелек сыйфатларына укучыларның язмышы, аларның иртәгәсе көне бәйле.

Әлки районы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре-үз эшләрен чын күңелдән яратучы, һөнәри дәрәҗәсен күтәрүгә омтылучы максатчан, инициативалы һәм иҗади кешеләр. Тиз үзгәрүчән дөнья сезне, хөрмәтле педагоглар, даими рәвештә үсеш белән шөгыльләнергә, күзаллауларны киңәйтергә, балалар белән эшләү ысулларын һәм формаларын камилләштерергә, яңа технологияләр үзләштерергә мәҗбүр итә. Шул ук вакытта сез һәрвакыт сизгер һәм ярдәмчел, зирәк һәм сабыр булып каласыз, ә үз укучыларыгызны укыту һәм тәрбияләү белән генә шөгыльләмисез, ә һәрберсенә күңел җылыгызны бирәсез.

Сезгә эшегездә зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс иҗади энергия, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм оптимизм телим! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм тынычлык.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International