Әлки районы: ышанычлы электрүткәргечләр сузылды

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Бу атна башында Сихтермә-Хузангай авылына килә торган электрүткәргечләр алыштырылды.

Хәзер авылга СИП (самонесущий изолированный провод) изоляцияле электр чыбыклары сузылды. Әлеге сыйфатлы үткәргечләр озак һәм ышанычлы хезмәт итәчәк.

Әлеге эшләрне район электр бүлү челтәрләре энергетиклары һәм Бөгелмәдән килгән махсус бригада башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International