Сәяхәттән кайту

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Бәрхет сезоны башлану һәм халыкара һава юллары торгызылу белән, россиялеләр актив рәвештә сәяхәтләргә кайта.

Кызганычка каршы, яңа коронавирус йогышы таралу куркынычы саклана, һәм күп кенә илләрдә алар территориясенә керүчеләргә мәҗбүри таләпләр кертелгән.

Үз ялын чит илдә үткәрергә карар кылганнарга барасы илдә нәкъ менә нәрсә таләп ителәчәген алдан ук белеп торырга кирәк (COVID-19 да анализ нәтиҗәсе, ике атналык карантин, башка таләпләр дә мөмкин).

Чит илдән кайткан россиялеләр тиеш:

1.      Россия Федерациясенә очып киткәнче (билет алганда, ләкин рейска теркәлүдән дә соңга калмыйча) - Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында электрон рәвештә форма тутырырга.

2. Самолет бортында - кайтучының анкетасын тутырырга.

1. Россиягә кайтканнан соң 3 көн дәвамында ПЦР-тест (борыннан һәм тамактан коронавируска мазок) ясарга кирәк.

2. Лаборатор тест нәтиҗәләрен алганчы, яшәү урыны буенча үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә кирәк.

3. Россиягә килгәннән соң 14 календарь көн дәвамында- авыру билгеләре сизелсә, теләсә кайсы сырхауханәгә медицина ярдәме сорап медицина оешмаларына килмичә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бу хакта Россия Федерациясе Баш дәүләт санитария табибының "COVID-2019" таралуын булдырмау максатларында изоляция режимын тәэмин итү турында" 2020 елның 18 мартындагы 7 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында" 2020 елның 18 сентябрендәге 27 номерлы карарында әйтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International