Райондагы гидротехника корылмаларының суын киметеп кую зарур.
Буаның суы күп икән,аның өчтән ике өлешенә кадәр агызу киңәш ителә. Бу язгы суларга запас урын булсын өчен эшләнә.
Хәзерге вакытта районда 24 гидротехника корылмасы исәпләнә. Язын ташу куркынычы булмасын өчен 20 октябрьгә кадәр аларның суларын киметү сорала. Әлеге эшне авыл җирлекләре башлыклары белән буаларның хуҗалары башкарырга һәм контрольдә тотарга тиешләр.