Шәүкәт мәчетендә беренче татар теле дәресе узды

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

1 октябрьдән Шәүкәт мәчетендә татар телен укытуга старт бирелде.

Уку программасын Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин расладылар. Авторлары Венера Гарипова-Хәсәншина һәм Рафил Гыймазова федераль белем стандартлары нигезендә төзелгән татар теле дәреслеге “Хузур-Спокойствие” нәшрият йорты тарафыннан чыгарылды. Китап рус теленең текстта өстенлек итүе белән басылган (аңлатмалар һәм биремнәр).

Курс кысаларында беренче татар теле дәресе район үзәгенең Вахитов урамнда урнашкан Шәүкәт мәчете янындагы бинада узды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Фәттахова район мөхтәсибе Ирек Сәлахиевның чакыруын шатланып кабул иткән. Миләүшә Фәттахова хәзерге вакытта мәктәпләрдә балаларны ике төркемгә: рус һәм татар төркемнәренә бүлүләрен билгеләп үтте. Татар ата-аналарының балаларын рус төркеменә кертүе дөрес түгел. Бу хәлне төзәтергә һәм татар телен үстерергә кирәк.

Укуларны оештыру өчен җаваплы район Башлыгы урынбасары Рәшит Билалов үзе дә башкалар белән беррәттән татар телен дә ныгытырга булган. Аның сүзләренә караганда, татар телендә сөйләшкәндә, ирексездән, төрле рус сүзләре дә, жаргоннар да кулланылына. Татар әдәби телендә сөйләшергә өйрәнергә кирәк, дип ассызыклады ул.

Беренче көнне парта артына төрле яшьтәге 21 "укучы" утырды: авыл җирлекләре башлыклары, район хакимияте хезмәткәрләре, мәдәният бүлеге һәм район газетасы вәкилләре. Укучылар арасында татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә булуы куандыра.

Алты айга исәпләнгән курс кысаларында “Сәламләү, танышу, аралашу», «Гаилә, йорт, ата-аналар», «Атна, ел көннәре, вакыт», «Ислам этикеты» һәм «Дини бәйрәмнәр»темаларын өйрәнәсе бар. Дәресләрдә дини сорауларга җавап бирүче Ирек хәзрәт Сәлахиев та катнаша.

Барлыгы уку өчен 35 кеше язылган. Катнашырга алты яшьтән алып алтмыш яшькә кадәр теләгән һәркем кушыла ала. Дәресләрне атнага ике тапкыр үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International