Әлки районында үткән атнада өч исерек йөртүче тоткарланган

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Район ЮХИДИ хезмәткәрләре узган атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 42 очрагын ачыклаган.

 

Шул исәптән руль артына салмыш хәлдә утырган өч йөртүче тоткарланган. Боларның икесенең инде икенче мәртәбә сәрхүш килеш автоинспекторларга эләгүе икән.  Әйтергә кирәк, мондыйларга карата кырыс җәза каралган. Кеше руль артында кабат спиртлы эчемлек кулланган хәлдә тотылса, аңа 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салынырга, ул өч елга кадәр транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Шулай ук җинаять эше кузгату да каралган.

 

Исерек йөртүчеләргә карата материаллар судка юлланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International