Татарстанлыларны Республика экопроектлары өчен тавыш бирергә чакырдылар

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Федераль акчаларны алуга “Зеркала Татарстана” («Татарстан көзгеләре») һәм «Диңгез – Море Татарстана» кластерлары исәп тота ала.

Татарстанлыларны ике республика проекты – “Зеркала Татарстана” һәм «Диңгез – Море Татарстана» туристлык-рекреация кластерларын булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча бөтенроссия конкурсы финалында катнашырга чакыралар.

Финалга узган ун инициатива өчен  тавыш бирү 30 сентябрьдә башланды.  Ул 9 октябрьгә  23 сәгать  59 минутка кадәр  дәвам итә. Тавыш бирү һәм бөтен конкурс нәтиҗәләре 16 октябрьдә игълан ителәчәк.

Татарстан проектлары өчен тавышны  https://priroda кlife/geography/ сайтының «География» бүлегендә бирергә мөмкин. Социаль челтәрләрдәге аккаунт яки почта аша теркәлү кирәк.

Моңа кадәр узган тавыш бирүдә  татарстанлылар активлыгы  аркасында республика проектлары беренче унлыкка гына эләгеп калмыйча,   беренче урынны да алды. Проектлар  74 мең тавыш җыйды.

Биектау районындагы “Зеркала Татарстана” («Татарстан көзгеләре») кластерына өч чиста сулыгы булган «Зәңгәр күлләр» тыюлыгы, Семиозер урманы һәм Казансу елгасы керәчәк. Ә “Диңгез – Море Татарстана” кластеры Кама Тамагында Юрьев мәгарәләрен һәм Лобач тавын берләштерәчәк.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International