Әлки районында үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү барышында хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик һәм covid-19 буенча чаралар

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Үзйөрешле техниканы эксплуатацияләү барышында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә зыян китерүне булдырмау максатыннан Әлки муниципаль районы территориясендә район хакимияте вәкилләре белән берлектә хокук бозуларны профилактикалау буенча чаралар һәм covid-19 буенча чаралар үткәрелә. Шул ук вакытта үзйөрешле машиналардан һәм аларга тагылмалардан файдаланучы затларда тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, техникага техник карау узу турында таныклыклар һәм үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча башка таләпләр тикшерелә. 2020 елның 8 октябрендә мондый чара Салман авыл җирлеге территориясендә үткәрелде. Рейд барышында 8 берәмлек үзйөрешле техника һәм аларга тагылма тикшерелде. РФ КоАП 9.3 статьясы буенча 2 материал төзелде. 12 сәүдә ноктасы тикшерелде, 20.6.1 ст. буенча 3 материал төзелде, алар алга таба карар кабул итү өчен судка җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International