8 октябрьдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр залында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чарада якташыбыз Нотфуллин Мансур Гайсин улы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен»орденының медале белән бүләкләнде.
Мансур Нотфуллин - «Татмелиорация «траст компаниясе»ААҖ генераль директорының финанслар буенча урынбасары, баш бухгалтеры.