Пенсионерлар арасында үткәрелгән "Өлкән буын"(Третий возраст") 10 нчы республика Спартакиадасында әлкилеләр уңышлы чыгыш ясады.
Төз ату буенча безнең команда җитәкчесе Әнәс Вәлиевкә (Базарлы Матак) тиңнәр булмый-ул иң күп очко җыеп республикада беренче урынны ала. Бу ярышта хатын-кызлар арасында Түбән Әлкидән Рәмзия Галәветдинованың да күрсәткечләре канәгатьләнерлек. Әнәс Вәлиев дартс ярышында да бик әйбәт чыгыш ясады- республика күләмендә икенче урын яулады. Рәмзия Галәветдинова да бу төр ярышта әйбәт нәтиҗәгә ирешә алды.
Өстәл теннисында Татьяна Горбунова һәм ир-атлар арасында Илшат Фәхриев оста уен күрсәттеләр. Алар икесе дә Базарлы Матактан. Ә йөзү буенча Михаил Падюшов (Иске Матактан) дүртенче урын алды. Хатын-кызлардан бу ярышта Ләлә Билалова әйбәт чыгыш ясады.
Республика Спартакиадасында безнең пенсионерлар 23 команда арасында дүртенче урынга лаек булып, истәлекле бүләкләр белән кайттылар.