Әлки районы каратистлары киокусинкай буенча Идел буе федераль округы беренчелеге призерлары булдылар

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

Кама Аланында 10 октябрьдә киокусинкай каратэ буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Анда 12-15 яшьлек егетләр һәм кызлар катнашты.

Бөтенроссия ярышларында Идел буе федераль округының сигез төбәгеннән 300 дән артык спортчы катнашты. Әлки районы спорт мәктәбе командасы бик яхшы нәтиҗәләргә иреште.

Беренче урыннарны Борһанов Булат, Лычникова Дарья, Бухарова Софья, Шәйхетдинов Данил алды, икенче урында - Сабиров Ринат, өченче урында - Афанасьева Карина, Нотфулин Ринас, Тукмакова Кира. Спортчыларны тренер Зиньков А.Н. әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International