Татарстанда 35 яңа СОVID-19 очрагы теркәлгән

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

Татарстанда 35 яңа СОVID-19 очрагы теркәлгән, барысы да контактлы. 9 кеше хастаханәгә озатылган, 26 ы өйдә дәвалана.

Иң күп авыручылар Казан шәһәрендә - 20 , 3 - Яр Чаллыда.

Әлмәттә - 2, Югары Ослан районында - 1, Биектау районында - 1, Зәй районында - 1, Яшел Үзән районында - 2, Мамадыш районында - 1, Түбән Кама районында - 1, Нурлат районында - 1.

12 октябрьгә Татарстанда 7584 СОVID-19 очрагы теркәлгән.

Бөтен чорда 6381 кеше савыкты, шул исәптән 7 узган тәүлектә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International