Әлки районында төлке, бүре һәм янутларга файдалы “конфетлар” тараттылар

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

Октябрь башында район ветеринария хезмәткәрләре егерьләр һәм аучылар белән бергә кыргый җәнлекләрне көзге иммунлаштыру эшен башкарган.

Алар җәнлекләр йөргән урыннарда, аларның өннәре тирәләрендә “Рабистав” вакцинасын таратып чыкканнар. Төлкеләр, бүреләр, янутлар, кыргый этләр өчен эшләнгән бу “конфетлар” ит һәм сөяк оныннан эшләнгән. Аларның эчендә исә котыру чиренә каршы препаратлы ампула урнаштырылган. Баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин әйтүенчә, соңгы биш елда районда җәнлекләр һәм хайваннар арасында котыру чиренең бер генә очрагы да теркәлмәгән.

Бу көздә җәнлекләр өчен 16 мең доза вакцина таратылган.  Хәзер район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре йорт хайваннарына – 3 айдан башлап мөгезле эре терлекләргә котыру чиренә каршы прививка ясау белән мәшгуль.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International