Чуаш Шәпкәсе авылында чишмә төзекләндерелә.
Иске Матак авыл җирлеге башлыгы Марина Худякова җитәкчелегендәге авыл активистлары территорияне чүп үләннәреннән чистартып, кыргый агачларны кискәннәр. Такталарны кадакладылар.
Авыл картлары сүзләренә караганда, әлеге чыганактагы су шифалы үзлекләргә ия.
Үз вакытында анализлар үткәрү өчен суны һәм пробаларны үз вакытында Димитровград шәһәренә илткәннәр икән. Экспертлар бәяләвенчә, Чуаш Шәпкәсе чишмәсеннән су сирәк минералларга бай, ул бөерләрдән ташлар чыгарырга ярдәм итә.