Суд приставларына кабул итүгә Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәтенең рәсми сайтында язылырга һәм үз чиратын көтмичә, билгеләнгән вакытта килергә мөмкин.
Суд приставлары һәр сишәмбе көнне 9дан 13 сәгатькә кадәр һәм пәнҗешәмбе 13тән 18 сәгатькә кадәр кабул итә. Моннан тыш, көн саен кизү торучы хезмәткәр оператив хәл итүне таләп итә торган мәсьәләләр буенча кабул итә (акчадан арестны алу, керемнәрдән тотып калыну күләмен киметү, милекне теркәүне тыюны бетерү, алиментлар буенча бурычларны исәпләү). Кизү торучы хезмәткәргә идарәнең интернет-сайты аша да язылырга мөмкин.
Кабул итүгә ничек язылырга?
1. Россия ФССП Идарәсенең Татарстан Республикасы буенча рәсми сайтына - r16.fssp.gov.ru керегез;
2. Сайтның төп битендә астарак «Кабул итүгә язылу» бүлеген сайлагыз;
3. Шәхси кабул итүгә язылу тәртибе белән танышып, «ЕСИА буенча авторизация» сайлагыз ( Gosuslugi.ru сайтында теркәлгән булырга кирәк);
4. Язуның электрон формасын тутырыгыз һәм «Кабул итүгә язылырга»ны сайлагыз. Шул ук вакытта теләгән датаны сайларга тәкъдим ителә, югыйсә система ирекле вакытны автомат рәвештә билгели.
Алга таба сез күрсәткән электрон почтага талон-раслауның күчермәсе җибәреләчәк. Кабул итү алдыннан паспортны һәм талонны күрсәтергә кирәк.
Игътибар итегез, шәхси кабул итү гражданнарда яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында, шәхси саклану чаралары (битлек, перчатка) булганда гамәлгә ашырыла.
Исегезгә төшерәбез, гражданнарга Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе сайтындагы http://r16.fssprus.ru/ яисә ФССП мобиль кушымтасындагы бурычларны вакытында тикшерергә һәм капларга тәкъдим итәбез. Моның өчен исем-фамилия-әтиегез исемен һәм туу датасын кертү дә җитә. Онлайн режимында, шулай ук, бурычны түләргә яки банкта түләү өчен квитанцияне бастырырга мөмкин. Федераль салым хезмәтенең мобиль кушымтасы, шулай ук, яңа бурыч барлыкка килгән яки булган үзгәрешләр очрагында хәбәрнамәгә язылырга мөмкинлек бирә.