Әлкинең музыкаль мәктәбе баеды

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

«Мәдәният» милли проекты һәм «Мәдәни мохит» төбәк проекты кысаларында район музыка мәктәбе яңа инструментлар белән баетылды.

Шушы көннәрдә өч домбра, дүрт балалайка, биш аккордеон, шулай ук акустик пианино кайтты. Шулай итеп, алтын юбилей елында музыка мәктәбе 7 млн 600 мең сумлык җиһазга баеды. Яңа музыкаль инструментларга педагоглар да, яшь музыкантлар да бик шат, чөнки элеккеләре дә искерде, аларның күбесе мәктәп ачылганда сатып алынган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International