Бүген Әлки районы Башлыгы Александр Никошин гражданнарны шәхси сораулары буенча һәр атнаның сишәмбесендә үткәрелүче чираттагы кабул итүен уздырды. Кабул итүдә гражданнар мөрәҗәгать иткән һәр сорау җентекләп тикшерелде һәм тиешле органнарга адресланды. Гражданнарның сораулары һәм мөрәҗәгатьләре район башлыгы тарафыннан шәхси контрольгә алынды.