Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында Россия пенсия фонды 2020 елның 31 декабренә кадәр һәр хезмәткәргә эш бирүчегә традицион кәгазь яки электрон рәвештә хезмәт кенәгәсен сайлау турында язма гариза тапшырырга кирәклеген искә төшерә.
Исегезгә төшерәбез, хезмәт кенәгәсен алып бару ысулын сайлау хокукы бүген эшләүче гражданнар өчен генә саклана. Хезмәт эшчәнлеген беренче тапкыр 2021 елның 1 нче гыйнвареннән соң башлаучылар өчен мондый хокук инде булмаячак. Аларның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматны исәпкә алу бары тик электрон рәвештә генә алып барылачак.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәт кенәгәсен алып баруның электрон форматы уңайлырак, чөнки хезмәткәргә үзенең хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматтан тиз арада файдалану мөмкинлеге бирә. Электрон китапны теләсә кайсы вакытта күчереп алырга, бастырып чыгарырга, электрон почта аша потенциаль эш бирүчегә дәүләт хезмәтләре сайтында яки ПФР сайтында җибәрергә мөмкин.
Моннан тыш, электрон хезмәт кенәгәсе кәгазь вариантын тутырганда була торган югалту, төгәлсезлекләр һәм хаталардан сакланган.