Әлки районында кукуруз җыю дәвам итә

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

Бүгенге көндә район буенча кукурузның 20 проценттан артыгы суктырылган.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 13 октябрьгә район аграрийлары 982 гектар мәйданнан кукурузны җыеп алган, 4409 тонна ашлык суктырган. Тагын 3698 гектар суктырасы калды. Район буенча бу культураның уңышы гектардан 44,9 центнер тәшкил итә, республика буенча бу күрсәткеч 56,1 центнерга тиң.

Район буенча тулаем алганда 36,6 гектардан уңыш җыеп алынган (гомуми мәйданы – 40,3 гектар). Бер гектардан уртача уңыш 32,8 центнер тәшкил итә, гомуми ашлык күләме 120,2 мең тонна.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International