Әлки районында Разак Хәйруллин истәлегенә өстәл теннисы буенча ярышлар узачак

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

17 октябрьдә “Алинә” универсаль спорт залында якташыбыз, озак еллар авыл хуҗалыгында намуслы хезмәт куйган Разак Хәйруллин истәлегенә өстәл теннисы буенча район турниры була.

Ярышларда катнашырга авыл яшьләре, урта һәм өлкән буын вәкилләре чакырыла. Мондый турнир районда берничә елдан бирле үткәрелеп килә. Аның иганәчесе – Әлки районының шәрәфле гражданы, эшмәкәр Рәис Хәйруллин.

Райондашларны ярышта катнашучыларга көч биреп торырга чакырабыз. Башлана 14 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International