Балалар иҗат йорты “РИТЭК” социаль проектлар конкурсы җиңүчесе булды һәм грант отты.
Конкурста катнашкан проектның авторы – Балалар иҗат йортының өстәмә белем бирү педагогы Андрей Зиньков. 100 мең сум грант акчасы балалар арасында киокусинкай каратэ буенча төбәкара ярышлар оештыруга тотылачак.