Әлкилеләр Татарстан Премьер-министры урынбасарына һәм Мәгариф һәм фән министрына сораулар бирә алалар

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 16 нчы октябрьдә, Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева һәм республиканың Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белщн турыдан-туры элемтә булачак.

Татарстан Вице-премьеры һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы республика халкының башлангыч сыйныф укучыларына бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру турындагы сорауларына җавап бирәчәк. Исегезгә төшерәбез, 1-4 сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүне РФ Президенты Владимир Путин йөкләде.

Турыдан-туры элемтә 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында узачак. Сорауларны алдан op.rt@tatar.ru электрон почта, шулай ук ТР Иҗтимагый палатасының https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm интернет-кабул итү бүлмәсе аша бирергә яки 2020 елның 16 октябрендә 11.00 дән 13.00 гә кадәр 8(800) 350-44-72 туры элемтә телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International