«Колос» кинотеатры каршындагы мәйданда җирле хуҗалыклар авыл продукциясен сата. Ярминкәгә килгән район халкы сыйфатлы йорт продукциясен арзанрак бәядән сатып ала ала. Биредә алар сыер ите (килограммы 300 сумнан), тавык ите (250 сумнан), балык (65 сумнан), өй каймагы (250 грамм өчен 100 сум), корт (300 сумнан алып), бәрәңге, кишер, помидор, бодай (килосы 10 сумнан), салам (рулон өчен 350 сум), печән (рулон өчен 1200 сум), солы (килограммы өчен 7 сум), борчак (капчык өчен 210 сум), төрле сортлы бал (юкә, чәчәк, карабодай литры - 500 сум), сыер мае (550 сум), көнбагыш һәм горчица (литры - 150 сум), җитен (литры 300 сум) һәм башка товарларны табарга мөмкин.