Иске Әнҗерәлеләр авылларында юлларны төзекләндерергә булыша

2020 елның 17 октябре, шимбә

Иске Әнҗерәдә үзара салым акчасына юллар тигезләнде.

Иске Әнҗерә урамнары буйлап яз һәм көз айларында үтәрлек түгел иде. Халыкка машиналарны урам башында калдырып, җәяүләп атларга туры килде. Хәзер исә, юлга ком салып, юл полотносын 30-40 сантиметрга күтәргәч, мондый проблема булырга тиеш түгел. Бу хакта Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина хәбәр итте.

Галина Викторовна сүзләренә караганда, эшләрне башкару өчен эшмәкәрләр белән килешүләр төзелгән, әмма авылдашлары да читтә калмаган. Ерак урамнан Ирек Хәйруллин һәм Азат Садретдинов, шулай ук Дуслык урамыннан Илшат Гатауллин үз техникаларында, тракторларында һәм КАМАЗда эшкә актив кушылдылар һәм авыл урамнарына ком китерергә, шул рәвешле акчаны янга калдырырга булыштылар.

Әлеге эшләр үзара салым акчасына башкарылды. Галина Самарина билгеләп үткәнчә, үзара салым җирлек халкының күп кенә проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International