Әлки районында сарымсак плантациясе булачак

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

Борискино авылында яшәүче Вячеслав Тутеров 12 гектар җиргә сарымсак утырта.

Моның өчен ул күрше Спас районыннан җиде капчык югары сортлы сарымсак орлыгы сатып алган. Әлеге культураның чәчкечен Вячеслав арендага алып торган. Махсус ашламалар да сатып алган. Бу хакта безгә Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина сөйләде. Ул Вячеславның авыл тормышы өчен янып-көеп йөрүен, кышларын үзенең тракторы белән урамнарны кардан чистартырга булышуын да әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International