Бүлек хезмәткәрләре документларның сакланышын тәэмин итү буенча бай материал туплап проект эшләгәннәр һәм Татарстан Архив эше дәүләт комитеты үткәргән конкурста җиңү яулаганнар.
Архив бүлеге җитәкчесе Елена Васяйчева әйтүенчә, грант акчаларына иң заманча профессиональ сканер сатып алачаклар. Әлеге яңа җиһаз ярдәмендә, архивка мөрәҗәгать иткән һәр кешегә кирәкле документларны тиз арада тапшыру мөмкинлеге туачак.
Район архивчылары яңа сканерда беренче чиратта барлык хуҗалык кенәгәләрен (алар биредә 200гә якын) цифрлаштырырга җыеналар. Конкурска әзерләнгәндә архив хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарында 75 ел сакланырга тиешле әлеге кенәгәләрдә байтак кызыклы фактларга юлыкканнар. Әйтик, берсендә 1936 елда "укымышсыз, утырган" дигән язма, кайбер татар авылларында күп хатынлыларның тормыш иптәшләре тәртип саннары белән күрсәтелгән. Ә сугышка кадәрге язмалар гарәп графикасы белән башкарылган.
Кызганыч, кемнәрнеңдер җавапсыз мөнәсәбәте, тиешле шартлар булмау аркасында Апак, Яңа Үргәгар, Иске Чаллы авыл җирлекләренең бу мөһим тарихи чыганаклары безнең көннәргә кадәр сакланмаган. Аларның кенәгәләре янгыннар вакытында юкка чыккан.