Әлкилеләр хезмәт кенәгәсен сайлый (традицион кәгазь яки электрон рәвештә).

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Әлки районындагы Россия Пенсия фонды һәр хезмәткәргә 2020 елның 31 декабренә кадәр, хезмәт кенәгәсен традицион кәгазь яки электрон рәвештә сайлап алу турында язмача гариза бирергә кирәк, дип искәртә.

Исегезгә төшерәбез, хезмәт кенәгәсен алып бару ысулын сайлау хокукы бүгенге көндә бары тик эшләүче гражданнар өчен генә саклана.Федераль закон нигезендә, 2021 елның 1 гыйнварыннан эшкә беренче тапкыр килүчеләр өчен электрон рәвештә хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат алып барыла, һәм әлеге хезмәткәрләргә хезмәт кенәгәсе рәсмиләштерелми.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәт кенәгәсен алып баруның электрон форматы бик уңайлы, чөнки хезмәткәргә үз хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматка тиз арада керү мөмкинлеге бирә. Теләсә кайсы вакытта электрон китапны күчереп алырга, бастырып чыгарырга, электрон почта аша потенциаль эш бирүчегә дәүләт хезмәтләре яки ПФР сайтында шәхси кабинеттан җибәрергә мөмкин.

Моннан тыш, электрон хезмәт кенәгәсе кәгазь вариантны тутырганда килеп чыга торган югалтулар, төгәлсезлекләр һәм хаталардан якланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International