Закон нигезендә билгеләнгән салым һәм җыемнар түләү-гражданнарның төп конституцион бурычларының берсе. «Эшлекле дүшәмбе»дә аларны вакытында түләү кирәклегенә игътибар иттеләр.
Район авыл җирлекләре башлыклары, оешма һәм учреждение җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә тиешле мәгълүматны баш дәүләт салым инспекторы Наталия Голубева җиткерде.
- Элеккеге кебек үк, салымнар түләү салым органнары тарафыннан җибәрелгән хәбәрнамәләр нигезендә башкарыла. 19 октябрьгә физик затлар милкенә салымны әлкилеләрнең 14,9 проценты гына, җир салымы – 12,2, транспорт салымы 10,5 проценты гына түләгән. Бу хәбәрләрнең соңрак таратылуына бәйле. "Бәхет хатлары" Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Уфа, Кемерово шәһәрләреннән килә, – дип билгеләп үтте инспектор.
Район башлыгы Александр Никошин закон нигезендә салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәклеген ассызыклады. Димәк, барлык предприятие, оешма җитәкчеләре әлеге мәсьәләне шәхси контрольгә алырга, ә авыл җирлекләре башлыклары халык арасында аңлату эшләре алып барырга, өлкәннәргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтергә тиеш. Чөнки салым керемнәре – муниципаль бюджетны тулыландыруның төп чыганагы, аларга мәгариф, социаль өлкә, мәдәният, физкультура һәм спорт учреждениеләре эшчәнлеге өчен кирәкле шартлар тудыру, социаль программаларны тормышка ашыру, инфраструктура өлкәсендә чаралар үткәрү (юллар төзү һәм ремонтлау, социаль-мәдәни-көнкүреш учреждениеләре) турыдан-туры бәйле.
2019 ел өчен салымнар буенча хәбәрнамә 1 ноябрьдән дә соңга калмыйча җибәрелә.
Документлар кәгазь рәвешендә физик затның яшәү (теркәү) урыны адресы буенча килә. Электрон рәвештә - "Физик затның салым түләүченең шәхси кабинеты" аша.
Әгәр 1 ноябрьгә кадәр почта аша хәбәр килмәсә, физик затка салым белдерү дубликаты артыннан салым органына мөрәҗәгать итәргә яисә салым түләүченең шәхси кабинетында дәүләт хезмәтләре порталының расланган исәп язмасын кулланып мөстәкыйль теркәлергә кирәк.
Россия Федераль салым хезмәте сайтында интернет-сервислар - салым калькуляторлары урнаштырылган: транспорт салымын исәпләү, физик затлар мөлкәтенә җир салымын исәпләү һәм кадастр бәясеннән чыгып исәпләнелә торган салымны исәпләү, мәсәлән, чыгымнарны алдан планлаштыру өчен, автомобиль, күчемсез милек, җир кишәрлеге сатып алганда, салымнарны мөстәкыйль исәпләргә мөмкинлек бирә.
Моннан тыш, берничә ел элек салым түләвенә искәрмәләр кертелде, аның нигезендә беренче, икенче һәм өченче төркем инвалидлар, балачактан инвалидлар, шулай ук барлык пенсионерлар җир салымын тулысынча түгел, ә алты сотый җирне чигереп түлиләр. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары җир салымыннан тулысынча азат ителгән.
Терминаллар, банклар һәм почта бүлекләре аша салымнар түләргә була. Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы, nalog.ru сайты, "Налоглар ФЛ" мобиль кушымтасы аша салымнарны тиз һәм җиңел түләргә мөмкин. Алдагы еллардагы кебек үк, бу мәсьәләдә дә авыл җирлекләре башкарма комитетлары хезмәткәрләре ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер.
Салымны түләмәү яки вакытында түләмәү нәрсәгә китерә соң? Җавап гади - пенялар, штраф санкцияләре, салым буенча бурычларны түләтүгә, шулай ук суд аша пеняларга һәм штрафларга. Моннан тыш, салым органы бурычны түләү буенча үтәлмәгән бурыч турында сезнең эш бирүчегә хәбәр итәргә мөмкин. Ә суд приставлары хезмәте башкару производствосын ачачак һәм сезгә хезмәт хакы, пенсия, стипендия һәм башка вакытлы түләүләрне түләүче эш бирүчегә яисә башка затка юллаячак.
ТР буенча 12 нче номерлы МРИ ФНСның урыны Базарлы Матак авылы, Крайнов урамы, 63 нче йорт эш көннәрендә 9.00 дән 18.00 гә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр гражданнарны кабул итә.