Татарстанда үзмәшгульләр саны 25 мең кешегә артты

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Татарстанда үзмәшгуль гражданнарның саны 83 мең кешегә җитте. Бу хакта республика икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында хәбәр итте.

Икътисад министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, агымдагы ел башына республикада 57,6 меңгә якын үзмәшгульлек исәпләнгән. «Бүгенгә бу сан 83 меңнән артык кеше тәшкил итә. Без монда билгеле бер үсеш күрәбез. Моннан тыш, карар кабул ителде һәм үз-үзләренә эшләүчеләр кече һәм урта бизнес ала торган ярдәм чараларын алачаклар", - дип ассызыклады ул.

Районда бүгенге көндә 435 үзмәшгуль теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International