Пандемиягә карамастан Татарстанда килешүләр саны артты

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Татарстанда күчемсез милек базарында активлык, яңа коронавирус инфекция таралу белән бәйле хәлгә карамастан, сизелерлек артты. Шулай итеп, Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча 2020 елның 9 ае эчендә төбәктә сату-алу шартнамәләре нигезендә 100 мең тирәсе хокуклар теркәлгән. Бу үткән ел белән чагыштырганда 20%ка күбрәк.

Күчемсез милек объектлары төрләре буенча киселештә агымдагы елда торак урыннарга 52 меңнән артык күчеш, 36 меңгә якын - җир кишәрлекләренә һәм 9 меңнән аз гына артык торак булмаган биналарга хокук теркәлгән.

"Быел күчемсез милек базарында иң зур активлык соңгы өч айда теркәлә. Июль-сентябрь айларында Татарстан Росреестры тарафыннан ай саен 15-16 мең килешү теркәлде! Узган ел шул ук айларда 9-9,5 мең килешү булган, - дип шәрехли Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Лилия Борһанова. Шулай итеп, пандемиягә карамыйча, июль-сентябрьдә үсеш якынча 60% тәшкил итте ".

Шул ук вакытта Казанда 2020 елның 9 аенда сату-алу шартнамәләре нигезендә теркәлгән хокукларның гомуми саны 34 815 тәшкил иткән. Шуларның 56%ы - торак биналарына, 28%ы - җир участокларына һәм 12%ы - торак булмаган биналарга. Килешүләр саны буенча рекордлы сентябрь булды, ул вакытта 6 253 килешү теркәлгән иде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International