Әлки халкы торак сатып алу һәм төзү өчен 700 млн сумнан артык субсидия алган

21 октябрь 2020 ел., чәршәмбе

2006 елдан бирле дәүләт ярдәменнән районның 742 гаиләсе файдаланды.

Авыл җирлегендә торак төзелешен яки сатып алуны субсидияләү программасы 2006 елда районда эшли башлады. 2006 елдан алып 2019 елга кадәр аңа районның 742 гаиләсе файдаланган - аларның яртысыннан артыгы «Яшь гаиләләр» категориясенә карый. Торак төзелешенә һәм сатып алуга 703 млн. 662 мең сум күләмендә субсидияләр бүлеп бирелде. Бу хакта район Башкарма комитетының яшь гаиләләр һәм яшь белгечләр өчен торак төзелешен субсидияләү программасын үтәү бүлеге башлыгы Габдулла Гәрәев сөйләде.

- Бу программа узган ел эшен туктатты. Быел 25 августтан башлап республикада «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы эшли башлады, анда авыл хуҗалыгы һәм социаль өлкә хезмәткәрләре генә катнаша ала, - диде Габдулла Галимҗан улы.

Субсидия алу өчен чиратта торган район халкына мөрәҗәгать итеп, ул аларны, документларны яңарту һәм яңа гариза язу өчен, бүлеккә килүләрен сорады. Кызганычка каршы, бүгенгә яңа программа шартларына районның нибары 101 гаиләсе туры килә, алар чиратта тора. Калган 238 мөрәҗәгать итүче өчен Россия Хөкүмәте башка ярдәм чарасын әзерләячәк, дип билгеләп үтте Гәрәев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International