Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә узган атнада ике бала дөньяга килгән.
Бәбиләр икесе дә 13 октябрьдә туган. Иртәнге якта ир бала дөньяга килгән, ә кичен кызчык аваз салган. Малай кеше гаиләдә өченче бала булып туган, ә кыз бала – әти-әнисенең икенче шатлыгы. Өлкән акушерка Наталья Гнеденкова әйтүенчә, бәбиләр дә, әниләр дә үзләрен яхшы хис итә.