Әлки районыннан Әхмәтова Ралинә кызлар арасында парлы разрядта бадминтон буенча беренче урынны яулады

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

16 нчы октябрьдән 18 нче октябрьгә кадәр Бадминтон үзәгендә Татарстан Республикасы беренчелегенең 13 һәм 17 яшькә кадәр шәхси-команда ярышлары булып узды. Анда Татарстанның 21 районыннан 200дән артык бала катнашты.

Ярышларның беренче көнендә команда беренчелеге узды. 13 яшькә кадәрге яшь категориясендә безнең район командасы, бронза яулаган Балык Бистәсе егетләренә оттырып, бишенче урынны алды. 17 яшькә кадәр район егетләре һәм кызлары команда зачетында бишенче урынга лаек булдылар, алар көмеш медаль алган Түбән Камадан бадминтончыларга оттырдылар.

Уенның шәхси турнирында ялгыз, парлы һәм катнаш разрядлар буенча узды.

Ялгыз һәм катнаш разрядларда балалар 5-9 нчы урыннарны алдылар. Финалга чыгарга бер җиңү генә җитмәде. Мөгаен, коронавирус аркасында чикләүләргә бәйле рәвештә тренерлар булмау чагылгандыр.

Әлки районыннан Әхмәтова Ралинә Түбән Камадан Виктория Афанасьева белән парда 13 яшькә кадәр яшь төркемдә кызлар арасында парлы разрядта бадминтон буенча беренче урынны яулады.

Бадминтон буенча команда тренеры Максим Муштаков әйтүенчә,әгәр элек балалар зур аерма белән оттырган булсалар, бу юлы алар көндәшләреннән аз гына калышты (аерма 2-3 очкога гына).

- Балалар булдырды,ярышларда үзләрен лаеклы күрсәттеләр, - дип мактады команданы Максим Сергеевич.

Район командасын уңышлары белән котлыйбыз һәм алга таба югары нәтиҗәләргә ирешүегезне телибез.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International