Ноябрьдә әлкилеләрнең ялга вакыты күбрәк булачак

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

4 һәм 6 ноябрь ял көннәре дип саналачак, ә 3 һәм 5 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскарачак.

Ноябрьдә әлкилеләр, барлык татарстанлылар кебек үк, ике көнгә күбрәк ял итәчәк. Шулай итеп, киләсе айның 4 һәм 6 числосы ял көннәре дип саналачак, ә 3 һәм 5 ноябрьдә эштән бер сәгатькә иртәрәк китәргә мөмкин булачак. Бу хакта Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 4 ноябрь - Халык бердәмлеге көне эшләми торган бәйрәм көн булып санала. „Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында“ гы ТР Законы нигезендә, 6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне эшләми торган бәйрәм көн булачак», — диелә хәбәрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International