Әлки районының Яңа Чаллы авылында модульле ФАП төзелеше тәмамланып килә

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Яңа Чаллы авылында модульле ФАП төзелеше тәмамланып килә.

Бу авыл халкы күптән яңа медпункт турында хыяллана. Җайлаштырылган бинада урнашкан ФАПта тиешле шартлар юк иде. Һәм менә быел җәен Яңа Чаллыда модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше башланды. Авыл халкы да яңа медпунктны тиз арада тапшыру өчен көч куя. Җирлек бюджет хезмәткәрләре-клуб хезмәткәрләре, китапханәчеләр берничә тапкыр өмәләр үткәрделәр, тәрәзә, ишекләр юдылар. Шулай ук якындагы территорияне төзекләндерүдә эшләделәр – чәчәкләр утырту өчен грунт әзерләделәр, юллар салуда булыштылар.

Фельдшер Венера Садыкова яңа бинада халыкка медицина хезмәте күрсәтү өчен барлык уңайлыклар тудырылуына сөенеп туя алмый.

Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы Муса Исхаков сүзләренә караганда, яңа ФАП әзер диярлек. Бина эчендә кайбер вак-төяк эшләрне генә тәмамларга калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International