Ташбилге авылында Мәктәп һәм Крайная (Кырый) урамнарына ком салдылар. Хәзер бу урамнардан теләсә нинди һава торышында да транспорт йөри алачак.
Үзара салым программасы буенча юлларның торышы яхшыра, ташбилгелеләр аны тулысынча хуплыйлар, чөнки җыелган бер сумга республика бюджетыннан тагын дүрт сум килә бит. Соңгы референдумда авыл халкы җыелган акчаларның яртысын авыл эчендәге юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерүгә юнәлдерергә килештеләр.
Җирле хакимиятләр ирешелгәннәрдә тукталып калырга җыенмый, планда - каты өслекле юл салу. Моның өчен вак таш сатып алынган, әмма бу төзелеш материалының гомуми озынлыгы 500 метр булган Мәктәп урамының бер өлешенә генә җитәчәк. Шуңа күрә киләсе елга авыл депутатлары урамнарны төзекләндерүгә тотылачак акчаларны арттырырга уйлый.
«Башлаган объектта эшләр тәмамланганнан соң Заречная, Мәктәп тыкрыгы, Параллель урамнарында каты өслекле юл төзергә планлаштырабыз. Иң мөһиме, халык үзара салым программасын тулысынча хуплый. Ташбилгелеләр район буенча беренчеләрдән булып үзара салым акчаларын җыйдылар, шуңа күрә республикадан дотация дә иртәрәк килде", - дип хәбәр итте авыл җирлеге башлыгы Рәмзил Әхмәдиев.