Әлки районында 4445 кеше гриппка каршы прививка ясаткан

2020 елның 23 октябре, җомга

Әлки районында 4445 кеше гриппка каршы прививка ясаткан.

Әлеге хакта район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллина хәбәр итте.

Бу көздә безне бөтенләй яңа эпидемия сезоны көтә, COVID-19 һәм грипп вируслары кушылырга да мөмкин, дип белгечләр җәйдән үк кисәтте. Шуңа медиклар моңа алдан ук әзерләнү, саклык чараларын курүнең мөһимлеге хакында искәртеп торалар.

Быел районда яшәүчеләрнең 60 процентын гриппка каршы вакциналау күздә тотыла. Прививка бушлай ясала. Моның өчен үзегезнең гомумпрактика табибына, авылларда фельдшерларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Медицина хезмәткәрләре вакцина кадатырга теләгән кешене тикшерә һәм привика ясату-ясатмауны хәл итә.

Гриппка каршы торуның иң ышанычлы юлы – прививка ясату. Медицина хезмәткәрләре үзенең саулыгы турында кайгырткан һәркемгә вакциналау узарга киңәш итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International