Әлки районында көнбагыш җыю тәмамланды

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

«Камка» отряды районда соңгы гектар көнбагышны суктырды.

Узган шимбәдә районда көнбагышны җыю төгәлләнде. Соңгы 80 гектарны «Камка» отрядында суктырдылар. Камка механизаторлары барлыгы 542 гектардан көнбагыш җыеп алдылар.

Район буенча көнбагышның гомуми мәйданы 12 мең гектар тәшкил итте, барлыгы 16 мең тоннадан артык уңыш җыеп алынды. Бу игелекле культураның уртача чыгышы бер гектардан 13,4 центнерга тиң.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International