Татарстанда тагын 45 кеше коронавирус йоктырган

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

Республикада 26 октябрьгә COVID-19ның 45 яңа очрагы ачыкланган.

Авыручыларның барысы да вирусны чирлеләр белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырган. Өч кеше хастаханәләргә салынган, калганнары өйләрендә дәвалана. Чир йоктыручыларның күпчелеге (31)- Казанда. Күрше Нурлат районында тагын ике кешенең куркыныч вирус ияртүе ачыкланган.

26 октябрьгә республикада COVID-19ның 8190 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле 6941 кеше чирдән савыккан.

Әлки районында коронавирус белән авырган 22 кеше исәпкә алынган. Табиблар чирдән саклану өчен барлык тиешле таләпләрне тайпылышсыз үтәргә чакыра. Иң мөһиме – битлек кияргә, кеше күп булган урыннарны читләтеп үтәргә, 1,5-2 метр дистанция сакларга, кулларны сабынлап ешрак юарга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International