Дәрвишләр бистәсендәге ярминкәдә әлкилеләр миллион сумлык товар сатканнар

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

Узган шимбәдә районыбыз авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре Казанның Дәрвишләр бистәсендә ярминкә үткәрүдә катнашты.

Әлкилеләр кала халкына бик күп төрле авыл нигъмәтләре төяп бардылар. Сатып алучыларга кулай бәядән сыер һәм дуңгыз ите, кош-корт түшкәләре, сөт, каймак, эремчек, йомырка, бөртек, салам, печән, бал, киез итекләр, агачтан эшләнгән әйберләр тәкъдим ителде. Казанлылар бу әйберләрне бик теләп, чират торып сатып алдылар. Ярминкәдә безнекеләр миллион сумнан артык бәягә товар сатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International