Яңа Салмандагы модульле амбулаториягә Әнвәр Катеев исеме биреләчәк

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

Яңа Салманда табиблык амбулаториясенең модульле яңа бинасы файдалануга тапшырылды. Барлык рәсми документлары әзер булгач, биредә пациентларны кабул итә башлаячаклар.

Медицина учреждениесенең яңа бинасын ачу тантанасында күп кунаклар да катнашты.

Район башлыгы Александр Никошин әлеге шатлыклы вакыйгага җыелган халык алдында чыгыш ясап:

Без яңа бинаны иске амбулатория эшләгән, сез гадәтләнгән җиргә, авылның ике як халкына да җайлы булган урынга төзергә карар иттек. Биредә эшләүчеләр өчен дә, пациентларга да күп уңайлыклар тудырылган. Әмма сез амбулаториягә чирләп түгел, ә күбрәк профилактика үтү, консультация алу өчен генә мөрәҗәгать итсәгез иде. Барыгыз да сәламәт булыгыз, - дип билгеләп үтте.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Александр Чубаров та салманлыларга йогышлы чирләр кагылмавын, авыл халкының сәламәт, актив тормыш белән яшәвен теләде. Ул шулай ук авылларда халыкның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән күп республика программалары эшләвен искәртеп үтте, аларның байтагында Әлки районының  да катнашуын хуплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International