ЕНВДда 115 эшкуар яңа салым режимын билгеләде инде

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Киләсе елның 1 гыйнварыннан керемнәргә бердәм салым (ЕНВД) гамәлдән чыгарыла, шуңа күрә бизнесменнарга салым салуның башка системасына күчәргә туры киләчәк.

Районда ЕНВД системасында барлыгы 168 эшмәкәр эшли. Аларның 115 се киләсе елдан нинди салым режимына күчәчәкләрен ачыклаган инде. Алар салым салуның махсус режимын, аерым алганда, гадиләштерелгән системасын, патент системасын һәм башкаларны сайларга мөмкин. Бу хакта район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Лариса Давыдова хәбәр итте.

Эшмәкәрләр ел ахырына кадәр башка салым режимына күчү турында хәбәр итәргә тиеш. Әгәр алар моны эшләмәсәләр, 1 гыйнвардан автомат рәвештә салым салуның гомуми системасына күчәчәкләр.

Эшмәкәр, хәбәрнамәне салым органына тапшырганнан соң, башта сайланган салым объектын үзгәртергә йә, яңа хәбәрнамә җибәреп, әлеге салым салу режимын кулланудан баш тартырга хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International